“Республиканың 100-еллыгына багышлап Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы” күргәзмә проекты

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли музеенда 2019 елның 15 мартыннан 25 апреленә кадәр «Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы» күргәзмәсе эшләячәк.  Татарстанның иҗат берлекләре рәссамнары 120дән артык үзенчәлекле рәсем сәнгате әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Картина сюжетлары Татарстанның мәдәни-тарихи мирасын чагылдыра һәм республиканың күренекле шәхесләренә багышлана.

Күргәзмә кысаларында 19 марттан 25 апрельгә кадәр Татарстанның хәрби-тарихи, техника һәм тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге призларына I интеллектуаль ярышлар узачак. Проектның максаты - Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасын актуальләштерү, яшь буын хәтерендә вакыйгалар, Татарстанның күренекле кешеләре исемнәрен һәм батырлыкларын саклау, мәктәп укучылары һәм студентлар, балалар белән эшләүче өлкәннәрнең иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен үз халкының традицион мәдәниятен үзләштерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, шулай ук Татарстан Республикасының 100 еллыгы алдыннан игътибарны балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлегенә җәлеп итү. «Татарстан белгечләре» конкурсын үткәрү  көн саен 13.00 - 17.00 сәгатьләрдә планлаштырыла.

Программада - күргәзмәнең танылган рәссам-кураторлары белән очрашу, күргәзмә буенча мастер-класслар һәм экскурсияләр үткәрү.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Милли музее сайтында урнаштырылган: http://tatmuseum.ru/

Конкурста катнашучыларга музейга керү бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International