Хөрмәтле журналистлар!
12 март көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен эшлекле ашка чакыра. Фикер алышу темасы: «Татарстан Республикасында мәдәният үсешенең актуаль мәсьәләләре».
Аккредитация электрон почта буенча үткәрелә: Albina.Shakirova@tatar.ru. Хатта массакүләм мәгълүмат чарасы атамасын, журналистның исемен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен: 264-73-98 (Альбина Шакирова)
* Чараны уздыру урыны: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/ 33 йорт, ТР Мәдәният министрлыгы (2 кат, утырышлар залы)
* Үткәрү вакыты: 14.00.