Һөнәри керемгә салым — ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең дүрт төбәгендә - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан Республикасында кертелә.
Профессиональ керемгә салым - өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә була. Яңа салым режимына күчмәгән затлар өчен, салым түләүнең башка системаларын кулланып, гадәти тәртиптә салым түләү бурычы саклана.
Яңа махсус салым режимына күчкән физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр) мөстәкыйль эшчәнлектән алган керемнән ташламалы ставка буенча салым түли алачак – 4 яки 6 %. Бу эшкуарлык эшчәнлеге өчен штрафтан курыкмыйча, бизнесны законлы рәвештә алып барырга һәм табыш алырга мөмкинлек бирә.
Федераль салым хезмәте махсус сайт эшләтеп җибәрде, анда үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы турындагы мәгълүматны белергә була: https://npd.nalog.ru/.
Порталда берничә бүлек бар, алар ярдәмендә законның яңа кагыйдәләре, өстенлекләре һәм чикләүләре турында белеп була; биредә актуаль сылтамалар һәм кирәкле инструкцияләр урнаштырылган.