Татарстанлыларны «Яңа йолдыз» конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 5 марты, сишәмбе

«Звезда» телеканалы ел саен үткәрелә торган  «Яңа йолдыз - 2020» Бөтенроссия вокал конкурсына кастинг башлануы турында игълан итә. Иҗади чара Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

«Яңа йолдыз» Бөтенроссия вокал конкурсы - ул киң күләмле музыкаль чара, анда Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты вәкилләре дә катнаша. Илебезнең иң көчле башкаручылары бер сәхнәдә җыелып, үз төбәкләре данын яклаячак. Төп приз - һөнәри яктан танылу, үсеш  өчен кирәкле финанс мөмкинлекләре алу.

«Проектның максаты – илебезнең төрле төбәкләреннән булган иң талантлы башкаручыларны табу һәм күрсәтү, Россиянең күптөрлелеген чагылдыру», - дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар.

Кастингта 16 яшьтән алып 45 яшькә кадәрле Россия Федерациясе гражданнары һәм составы 5 кешедән дә артмаган музыкаль төркемнәр катнаша ала.

Сайлап алу этаплары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узачак, онлайн-кастингларны оештыручылар аларны «Звезда» телевидение компаниясенең, «Звезда-FM»  радиоканалының һәм башка масссакүләм мәгълүмат чараларының мәгълүмати һәм тематик программалары эфирында трансляцияләргә планлаштыра.

Финалда җиңүчене жюри билгеләячәк. Тамашачыларның да тавыш бирү юлы белән «Яңа йолдыз»ны  сайлау мөмкинлеге бар.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат  «Звезда» телеканалының рәсми сайтында https://tvzvezda.ru һәм конкурсның рәсми ВКонтакте төркемендә https://vk.com/newstartv урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International