Кино төшерү өчен субсидияләр алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан мәдәният министрлыгы игълан итә: 2019 елда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә куюга тотылган чыгымнарны финанслау максатыннан, Татарстан бюджетыннан субсидияләр алу өчен коммерцияле булмаган оешмалардан заявкалар кабул ителә башлады.

Субсидияләр түбәндәге таләпләргә җавап бирә торган оешмаларга бирелә:

оешма - Татарстан территориясендә билгеләнгән тәртип буенча теркәлгән юридик зат булырга тиеш;

оешманың, субсидия алу турындагы килешү имзаланачак айдан алдарак килгән айның беренче көненә: салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенияләр, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары, Татарстан бюджетына вакытында кайтарылмаган субсидияләре, бюджет инвестицияләре булмаска тиеш;

оешма үзгәртеп кору, юкка чыгу, банкротлык процессында булмасын;

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан салымнарның ташламалы режимына караган һәм (яки) финанс операцияләрен башкарганда мәгълүмат бирүе мәҗбүри булмаган дәүләт яки территория исемлегенә кертелгән чит ил юридик заты өлешенә устав капиталының 50 проценттан артыгы туры килмәсен;

оешма кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә кую өчен Татарстан бюджетыннан норматив хокукый актлар нигезендә акчалар алмаска тиеш.

Гаризалар бирү вакыты10 көн дәвам итәчәк: 2019 елның 4-13 марты.

Документлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 1 кат, каб. 113 эш көннәрендә 09.00 – 12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә.

Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар түбәндәге документлар тапшырырга тиеш:

Татарстан Республикасы мәдәният министры исеменә хат;

субсидия алу өчен заявка (заявка формасы сылтама буенча:/file/File/ЗАЯВКА.doc)

Заявкага өстәп: 

Проектны тәкъдир итү: автор күрсәтелгән сценарий; авторы күрсәтелгән кыскача синопсис; кыскача режиссер экспликациясе; иҗади төркем исемлеге; режиссер, сценарий авторлары һәм продюсер фильмографиясе; календарь-куелыш планы; проектны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнар; финанслау чыганаклары; проектны башкару өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары турында мәгълүмат; проект стратегиясе.

Проектны гамәлгә кую өчен чыгымнарны исәпләү;

юридик зат булып дәүләт теркәлүе турында таныклык копиясе;

салым органында хисапка басу турында таныклык копиясе;

юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан күчерелмә;

юридик  затның учредитель документлары, аларга үзгәрешләр кертү турында документлар копиясе;

субсидия күчерелергә тиеш хисап турында мәгълүмат;

оешманың таләпләргә туры килүе турында белешмә, аны оешма җитәкчесе имзалаган булырга тиеш;

салым органыннан бурычлар булмавы турында  белешмәсе.

Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Галиева Гүзәл Раиф кызы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече, (843) 264 73 91, Guzel.Kuteeva@tatar.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International