М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
2019 елның 11 апреленнән 19 апреленә кадәр Казанда М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы узачак. Бу - Россиядә үткәрелә торган музыка форумнары арасында иң өлкән һәм иң дәрәҗәле чараларның берсе.
Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Бәйгедә катнашырга югары яки урта музыка уку йортында укучы яки аны тәмамлаган 18 яшьтән алып 32 яшькә кадәрге яшь музыкантлар чакырыла. Иҗади сынаулар ике сайлап алу һәм бер финал турыннан тора. Чыгыш ясау тәртибе җирәбә салу белән билгеләнә һәм конкурс ахырына кадәр саклана.
Документлар 30 мартка кадәр info.glinkacompetition2019@gmail.сом электрон почтасы аша кабул ителә.
Конкурста катнашу шартлары һәм гариза тутыру таләпләре белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://glinkacompetition2019.ru/uchastnikam/
Конкурсның тантаналы ачылышы Карл Маркс ур., 33/62 йорт адресы буенча урнашкан Казан Ратушасының колонналы залында була. 1нче, 2нче һәм 3нче тур һәм лауреатларның Гала-концерты Ирек мәйданы, 3 йорт адресы буенча урнашкан С. Сәйдәшев исемендәге Концерт залында үткәреләчәк. Расписание белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://glinkacompetition2019.ru/raspisanie/.
М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсында җиңү агымдагы елның июнендә узачак П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурста катнашу мөмкинлеге бирә.
Конкурс тарихыннан:
1959 елның декабрендә СССР Министрлар Советы М. И. Глинка исемендәге Бөтенсоюз конкурсын үткәрү турында карар кабул итә. Шулай итеп, ил хөкүмәте чараның дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятен шунда ук билгеләп куя. Конкурс яшь җырчыларның сәнгать ягыннан осталыгын тагын да үстерү, яңа талантларны ачыклау максатын күздә тотып оештырылган. Беренче конкурс 1960 елда Мәскәүдә үткән. Алга таба ул Әстерхан, Самара, Смоленск, Уфа, Чиләбе һәм Казанда уздырылды.
Бөтенсоюз, соңрак Халыкара статус алган М. И. Глинка исемендәге вокалистлар конкурсы, яшь опера җырчылары өчен иң зур иҗади бәйге буларак, СССРның барлык республикаларыннан, ә алга таба, элеккеге СССР илләреннән, Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, төрле милли мәдәниятләр вәкилләрен, төрле музыка мәктәпләреннән күпсанлы катнашучылар җәлеп итә.
Жюри составында опера легендалары Валерия Барсова, Иван Козловский, Надежда Обухова, Сергей Лемешев, Мария Максакова, Павел Лисициан, Галина Вишневская, Мөслим Магомаев, Мария Биешу, Евгений Нестеренко, композиторлар Георгий Свиридов, Василий Соловьев-Седой һәм башкалар булган. 1968 елдан алып 2009 елга кадәр конкурсның жюри рәисе булып танылган җырчы, педагог, СССРның халык артисткасы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Ирина Константиновна Архипова торган.
Ярты гасыр дәвамында Россия һәм якын чит ил театрларының опера труппалары әлеге конкурс лауреатлары һәм катнашучыларыннан формалашкан. М. И. Глинка исемендәге конкурс лауреатлары исемен зур горурлык хисе белән дөньякүләм опера йолдызлары Елена Образцова, Владимир Атлантов, Ольга Бородина, Дмитрий Хворостовский, Мария Гулегина, Анна Нетребко, Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатова һәм 25 конкурсның тагын берничә йөз опера җырчысы, лауреаты һәм дипломантлары йөртә.