XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 1 марты, җомга

Питчинг экспертлар советы алдында кинопроектларны (сценарийларны/сценарий заявкаларын – синопсисларны) тәкъдир итү һәм  аларны яклаудан гыйбарәт. Питчинг статусы – халыкара, катнашу өчен гаризаларны башка ил кинематографистлары да бирә ала. Дирекция хәбәр иткәнчә, Төркия, Казахстан һәм Мисыр вәкилләре катнашу теләкләрен беренчеләрдән булып белдергән.

XV фестиваль кысаларында кинопроектлар питчингын оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы, Россия Кинематографистлар берлеге.

Алдан карау өчен проектларны сайлап алу комиссиясе билгеләячәк, аның составына Батыр Баишев – режиссер, Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Юлия Әхмәтҗанова – Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение кафедрасы өлкән укытучысы, Александра Латышева – «Татаркино» учреждениесенең фильмнарны җитештерүгә ярдәм итү бүлеге белгече кергән.

Фестивальдә катнашу өчен кинематографистлардан “Тулы метражлы кино” категориясенә заявкалар кабул ителә - тулы метражлы уен фильмнарының инглиз һәм рус телләрендәге  синопсислары яки сценарийлары.

Гаризалар кабул итү 2019 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Сайлап алу комиссиясе төзегән шорт-лист эксперт советына тәкъдим ителәчәк.  Проектларны яклау 25 апрельдә «Казан Экспо» да узачак. 

Гаризалар бирү һәм питчингта катнашу бушлай.

Питчинг нигезләмәсе һәм катнашу өчен гариза формасы www.kazan-mfmk.com сайтында урнаштырылган.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: pitching@tatarkino.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International