Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә РФ Президенты грантларын бирү буенча конкурска документлар кабул итү 10 көннән тәмамлана

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президентының  100 грантын бирү конкурсы

Конкурс шартлары нигезендә, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә актив эшчәнлек алып баручы Россия Федерациясе гражданнары  шәхсән, шулай ук, оештыру-хокукый яктан төрле формадагы  Мәдәният һәм сәнгать оешмалары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәре буларак грант ярдәменә дәгъва итә ала.

Тәкъдим ителгән проектлар түбәндәге бүлекләрнең тематикасына туры килергә тиеш:

  • музей эше;
  • китапханә эше;
  • сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре, халык иҗаты;
  • сынлы сәнгать, дизайн һәм архитектура;
  • музыка сәнгате;
  • хореография сәнгате;
  • театр сәнгате;
  • цирк сәнгате;
  • кинематография.

Грантка дәгъва итүчеләрдән  документлар кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 11 марты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Россия Мәдәният министрлыгы грантлар түләү күләмен һәм тәртибен билгели.

Проект буенча эшләрне башкару вакыты: 2020 елның мартыннан декабренә кадәр.

Гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, М. Гнездниковский пер., 7/6 йорт, 1,2 стр., Мәскәү, Россия, 125993,

Конвертка: “Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге грантлары буенча Советка гариза”- дип язарга кирәк.

ИГЪТИБАР:

Заявкаларны Россия Мәдәният министрлыгының беренче катында торган тартмага (М. Гнездниковский пер., 7/6 йорт, 1,2 стр., Мәскәү) салырга кирәк.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 8/495/629-10-10 (1516).

Конкурс нәтиҗәләре Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланганнан соң Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Мәдәният министрлыгының рәсми сайтларында басылып чыгачак (2020 елның якынча беренче кварталы).

Гариза документларын тутыру таләпләре һәм хупланган проектларны гамәлгә ашыру шартлары белән тулырак Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.mkrf.ru/documents/pravila-podachi-na-konkurs-2019-g1812201801/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International