Бүген Мәскәүдә Россия мәдәният фондында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узды.
Катнашучылар VII Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы нәтиҗәләре, төбәкләрнең театрларны үстерү һәм мәдәният учреждениеләренә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәсе, Россия Федерациясе музейлары каршындагы коммерцияле булмаган фондлар эшчәнлеге һәм 2019-2020 елларга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге премияләргә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
«Төбәкләрнең театрларны үстерү, балаларны һәм яшьләрне мәдәният учреждениеләренә җәлеп итү өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турындагы» доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
«Бүген 16 яшькә кадәрге балалар өчен мәдәни продукт өлеше барлык чараларның гомуми саныннан 33,4% тәшкил итә. Алар арасында балалар абонементлары да, балалар спектакльләре дә, мәгариф проектлары да бар», - диде Ирада Әюпова.
«Анализлап, без учреждениегә балалар өчен контент булдыру ягыннан бәя бирелүен күрдек. Хәзер беренче тапкыр мәдәният учреждениеләренә килүче балаларның яше түбәнәя. Һәм учреждениеләр бер яшьлек балалар белән килә торган ата - аналарны кабул итәргә әзер булырга тиеш», - дип дәвам итте спикер.
Министр фикеренчә, балалар аудиториясе өчен каралган мәдәни продуктны өлкәннәргә дә җайларга тырышу дөрес түгел, бу тамашачылар тарафыннан тискәре кабул ителергә мөмкин. «Бүген мәдәният учреждениеләре уңайлылык төшенчәсе белән генә чикләнмичә, балалар-яшүсмерләр аудиториясе белән эшләүнең традицион формаларын куллану белән беррәттән, экспериментлар өчен дә ачык булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Ирада Әюпова мәдәният һәм мәгариф бәйләнешенә, мәдәни компонентның мәгариф өлкәсенә кертелеп, алга таба аны үстерү чарасы буларак файдаланылуына, аерым тукталды. Әйтик, Татарстанда биш ел дәвамында гамәлгә куелучы «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. «Без Татарстанның бу проектны гомумроссия масштабында сынап карау өчен сайланган төбәкләр исемлегенә керүенә шат», - дип билгеләп үтте министр.
Сүз уңаеннан, «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты Татарстанда 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Анда ел саен 185 меңнән артык башлангыч мәктәп укучысы (1-4 сыйныфлар) катнаша. «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты ярдәмендә республика мәдәният учреждениеләренең балалар, аларның ата-аналары белән хезмәттәшлеге системасы эшләнде. Балалар өчен уңайлы формада мәдәният белән танышырга мөмкинлек бирүче басма булдырылган.
Моннан тыш, социаль челтәрдә мәдәни тәрбия бирүнең массакүләм ресурсы – «Укучының мәдәни көндәлеге» порталы эшли. Анда балалар өчен мәдәни чаралар турында анонслар, әһәмиятле мәдәни һәм тарихи вакыйгалар, балалар блогларыннан кызыклы сюжетлар урын ала, балалар теге яки бу мәдәни чаралар турында фикер алыша. Ел саен «Сайтның иң актив кулланучысы», «Иң яхшы мәдәни көндәлек», «Иң яхшы мәдәни әти-әни» конкурсларында җиңүчеләр Республика Яңа ел чыршысына бара, җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган бәйрәм тантанасына чакырыла.
Министр «Балалар-балаларга» дигән яңа проект турында да сөйләде. Аның кысаларында Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары кече мәктәп укучыларына татар теле һәм Татарстан тарихыннан укыган материалны беркетү өчен методик ярдәмлекләр әзерләгән.
Алымнарны үзгәртү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Милли китапханә һәм Яндекс. Такси тарафыннан МЕГА Казан сәүдә үзәге белән берлектә гамәлгә ашырылган «МЕГАда китапханә» проектын мисал итеп китерде. «Парклар, сәүдә үзәкләре, аэропортлар, вокзаллар - мәдәниятне үстерү өчен менә дигән каналлар», - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының коллегия утырышының язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.mkrf.ru/press/announcement/zasedanie_kollegii_ministerstva_kultury_rossiyskoy_federatsii%200909090/