Республикакүләм VI ачык сценарийлар конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

6 һәм 7 март көннәрендә Казанда VII «Время кино» форумы узачак, аның кысаларында Бөтенроссия дебютантлар питчингында һәм сценарийлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк. 

Форумга барлыгы 200гә якын гариза килгән, шуларның 130ы – питчингка һәм 55е – сценарийлар конкурсына (шуларның 24е – тулы метрлы, 31е - кыска).

Бөтенроссия дебютантлар питчингы һәм VI ачык республика сценарийлар конкурсының гомуми приз фонды 2 600 000 сум тәшкил итә.

Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Время кино» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе уздыра.

Казандагы III Кинопроектлар питчингын оештыручы - Россия Кинематографистлар берлеге һәм «Время кино» форумы дирекциясе; Президент грантлары Фонды, Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе, Хокукларга ия булучыларга ярдәм күрсәтү Фонды, Canon компаниясе булышлык күрсәтә.

VII «Время кино» форумына теркәлү башланды: https://cinematime.timepad.ru/event/916773/ .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International