Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2019 елның 26 февралендә «Казан дәүләт циркы» Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры вазыйфасына кандидатларны сайлап алу буенча конкурсның икенче (турыдан-туры) этабын үткәрү турында хәбәр итә.
Конкурс Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча урнашкан бинаның 4 катында узачак.
Массакүләм мәгълүмат чараларына теркәлү өчен телефон: 264 73 98, электрон почта: Albina.Shakirova@tatar.ru.