9 март көнне Казанда славян мәдәниятенең «Май чабу – 2019» бәйрәме узачак

2019 елның 22 феврале, җомга

«Казан» гаилә үзәге янындагы Боз шәһәрчеге территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары,  халык иҗаты эшләнмәләрен  сату өчен сәүдә рәтләре эшләячәк. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен таякларда  йөрү, халык биюләре, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Боз шәһәрчеге территориясендә берничә мәйданчык ачылачак: рус халык уеннары һәм күңел ачулары, конкурслар,  атларда йөрү оештырылачак.  Теләгән кешеләр аттракционнарда уйный һәм боз тауларында шуа алачак.

Төп сәхнәдә фольклор җыр һәм биюләр башкаручылар, Петрушка театры чыгыш ясаячак, цирк сәнгате элементлары белән номерлар, шулай ук традицион славян бәйрәм культурасының төп үрнәкләре күрсәтеләчәк. Бәйрәм программасында шулай ук әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, Май чабу карачкысын  яндыру йоласы, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу программалары, призлы кышкы уеннар, такмаклар бәйгесе, яшьләр биюләре һәм уеннары каралган.

Кунакларны борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак һәм прәннек белән сыйлаячаклар.

Бәйрәмне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан мэриясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты.

Бәйрәм «Казан» гаилә үзәгенең боз шәһәрчегендә үткәрелә, башлана - 11.00 сәгатьтә.

Тантаналы ачылыш – 12.00 сәгатьтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International