Республиканың юбилеена Татарстан Республикасы Милли музее «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проектын башлап җибәрә. Белем бирү программасына сугыш батырларына һәм тыл хезмәтчәннәренә, күренекле галимнәргә һәм мәдәният эшлеклеләренә, танылган спортчыларга багышланган күргәзмәләр һәм чаралар кертелгән. Шулай итеп, бүген музейда Әдәби салонның герой-шагыйрь Фатих Кәримгә багышлап «Бер адым да артка чигенмәм» дигән утырышы узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Аның әсәрләре – шигырьләр һәм поэмалар, повестьлар һәм пьесалар -татар әдәбиятының алтын фондына кертелгән. Шагыйрьнең тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Мулла улы буларак, аны башта аздан гына техникумнан чыгарып җибәрмәгәннәр, ә аннары исемен «кара» исемлеккә керткәннәр. Фатих Кәримне, «Аникин» поэмасында Совет Армиясенә яла яккан өчен дип, 1938 елда хөкем итәләр. 1941 елның 3 декабрендә язучы азат ителеп, өенә кайта, ә өч атнадан фронтка китә. 1945 елның 17 гыйнварында кече лейтенант Фатих Вәли улы Кәримов 3нче Белоруссия фронтының 5нче армиясенең 65нче укчы корпусының 144нче укчы дивизиясенең 226нчы аерым сапер батальонының саперлар взводы командиры итеп билгеләнә. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг янында — хәзерге Калининград өлкәсенең Победа поселогында - хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Татар язучысы коллекциясен аның хатыны Кадрия Ишукова 1946 елда Милли музейга бүләк итә. Анда бергә хезмәт иткән полкташлары посылка белән шагыйрьнең Ватанына җибәргән шәхси әйберләре: шинель, итекләр, фронт блокнотлары бар. Бу ядкарьләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында күрсәтелә. Коллекцияне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова тарафыннан тапшырылган фотографияләр һәм документлар тулыландыра.