Казанда «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итәчәкләр

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

21 февраль (16.00) Казан Ратушасында (Казан, Карл Маркс ур., 33) «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдир итү кичәсе узачак.

15.30 сәгатьтә журналистлар өчен Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова – җырчы Әлфия Авзалова  иҗатын саклау һәм үстерү Фонды президенты - белән очрашу оештырылачак.

«Әлфия Авзалова» китабы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланган Бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күрде. Бу уникаль басма 3 өлештән тора. Беренчесендә җырчының 1995 елда аерым китап булып нәшер ителгән истәлекләре, икенче өлеше – аның таланты алдында баш иючеләрнең   хәтирәләре, өченче өлеше – кушымта (нота-текст материаллары, аудиоязмалар - җырчы репертуарыннан 100 җыр, шәхси архив фотоматериаллары).

«Әлфия Авзалова» китабын бастыруның инициаторы һәм авторлык хокуклары  иясе буларак Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү Фонды басманың берәр нөсхәсен бушлай белем бирү учреждениеләренә,  Татарстан Республикасы китапханәләренә тапшырырга ниятли. Шул рәвешле, халык җырчысының иҗади мирасын саклауга һәм үстерүгә саллы өлеш кертеләчәк.

Презентациядән соң концерт булачак, анда җырчы репертуарыннан популяр җырлар башкарылачак. Моннан тыш, фонд тарафыннан Әлфия Авзалованың концерт костюмнары, музыкаль инструментлар тәкъдим ителәчәк.

Чара кысаларында Фондка хәзерге вакытта Актаныш районы музеенда сакланучы документаль материаллар, җырчының бүләкләре  тапшырылачак. Шулай ук #АльфияАвзаловакитабы флешмобына йомгак ясау да була.

Чараны үткәрү вакыты: 21 февраль 16.00 сәгатьтә

Урыны: Казан Ратушасы, колонналы  зал (Казан, Карл Маркс ур 33)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International