Россиядәге Театр елына багышлана

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

«Яшел планета 2019» XVII Бөтенроссия балалар экология форумына гаризалар кабул итү башланды. Быел ул Россиядә Театр елын үткәрүгә багышланган һәм «Яшел планета» Бөтенроссия иҗтимагый балалар экология хәрәкәте инициативасы белән, Россиянең дәүләт, иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни учреждениеләре һәм оешмалары ярдәмендә үткәрелә.

Беренче төбәк  этабын оештыручы – «Яшел планета» Татарстан төбәк бүлеге.

Форумда катнашырга мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар чакырыла. Алар үз эшләрен түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итә алалар: 

1. «Табигать һәм кешеләр язмышы» – авторлык фикерләре буенча әдәби конкурс (проза, поэзия, эссе, әкият).

2. «Балалар күзлегеннән яшел планета» - табигать күренешләре, объектлар, хайваннар, үсемлекләр һәм табигый күренешләр турындагы театр куелышлары мотивлары (пьесалар) буенча рәсем конкурсы.

3. «Эко-объектив» – балалар коллективларының экология ягыннан файдалы - социаль  эшчәнлеге турында кинорепортажлар конкурсы.

4. «Гасырларның күптөрлелеге» - театр куелышлары өчен декорацияләр макетлары конкурсы.

5. «Хәзерге заман һәм традиция» – театр костюмнары коллекцияләре конкурсы.

6. «Табигать. Мәдәният. Экология»  - музыкаль театр куелышларыннан, шул исәптән мюзикллардан, шулай ук табигать турындагы спектакльләрдән аерым  һәм күмәк җырлар башкару конкурсы.

7. «Табигать - бәяләп бетергесез уртак байлык» - балалар коллективларының социаль яктан файдалы, экологик эшчәнлек нәтиҗәләре турында проектлар һәм фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы.

Гаризалар һәм эшләр кабул итү өчен соңгы көн - 30 март.

Эшләрне түбәндәге адреска юлларга яки алып килергә кирәк:

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстанның Табигать тарихы музее, а/я 522, Вәлиева Наталья Сергеевна.

 Элемтә өчен телефон: 8-90-53-75-23-24,

Электрон адрес: green_country@rambler.ru

Җиңүчеләрне бүләкләү 1 июньдә «Казан Кремле»  музей-тыюлыгында узачак. Төбәк этабының иң яхшы эшләре Мәскәүдә узачак бөтенроссия этабына җибәреләчәк. Сүз уңаеннан, яшь татарстанлылар «Яшел планета» Бөтенроссия иҗтимагый балалар экологик хәрәкәтенең конкурс программаларында берничә тапкыр җиңүче һәм лауреат булдылар.

«Яшел планета 2019» XVII Бөтенроссия балалар экологик форумын үткәрү турындагы Нигезләмәнең электрон версиясе белән сайтта танышырга мөмкин: www.greenplaneta.ru. «Яшел планета 2019» XVII Бөтенроссия балалар экология форумының оештыру комитеты контактлары: тел./факс: +7 495 737 54 30; +7-915-205-95-13 e-mail: zelplaneta@mail.ru

Рәсми сайт: https://www.facebook.com/zelplaneta17/ рәсми төркем: https://www.facebook.com/groups/171769183544705/?source_id=745810952229112 https://vk.com/public172721854

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International