Халкыбызның батырлык һәм ныклык символы булган «Моабит дәфтәрләре» бүген Татарстан Республикасы Милли музее залларында куелды.
15 февраль - Советлар Союзы Герое, фашист төрмәсендә җәзалап үтерелгән шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ел саен бу көнне Милли музейда «Төп нөсхә көне» уза, Казанда яшәүче һәр кеше Берлинның «Моабит» төрмәсеннән алып чыгарылган кечкенә шигырь блокнотларын күрә ала.
Герой-шагыйрь тууына 113 ел тулган көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Чарага язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, гади казанлылар, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. «Төп нөсхә көне»ндә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе Данил Салихов сәламләде.
Муса Җәлилнең шигъри сүзе яшь шигырь укучылар - «Җәлил укулары» I Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе һәм «#Җәлил2019» интернет-конкурсы җиңүчеләре башкаруында яңгырады.
Быел «Моабит дәфтәрләре»н алып чыгу хокукына К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актеры, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Тантана» республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискунов лаек булды.
Музейга килүчеләр «Герой үлмәс» экспозициясе белән таныштылар, анда Муса Җәлилнең исән чакта дөнья күргән басмалары, шагыйрьнең фоторәсемнәре һәм документлары урын алган.