Казанда Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуны билгеләп үтәләр

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген көн уртасында  1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар старт алды.

Программа ачылышы герой-шагыйрь  һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының  фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Дамир Натфуллин чарага килүчеләргә  рәхмәт белдерде: «Бүген бирегә Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерергә дип күп кеше җыелганын күрү бик күңелле. Минем фикеремчә, мондый чаралар елдан-ел артачак, һәм республиканың һәр мәктәбендә геройларыбызның батырлыклары турында искә төшерәчәкләр. Чөнки тарихыбызны, үз гомерләрен корбан иткән батырларның исемнәрен белмәгән халыкның киләчәге якты булмый».

«Үз халкының, иленең лаеклы гражданнары булырга теләгән яшь кешеләр батырлыкның мәгънәсен аңлау өчен бүген, 15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә,  китап ачып, «Моабит дәфтәрләре» циклыннан теләсә нинди шигырен  укырга тиеш», - диде Светлана Измайлова.

Истәлекле чаралар Милли музейда дәвам итәчәк, анда, гадәттәгечә, «Моабит дәфтәрләре» - Муса Җәлил тарафыннан Берлинның «Моабит»  төрмәсендә язылган кулъязма шигырьләр  җыентыгы – халык хозурына чыгарыла. «Моабит дәфтәрләре»н алып чыгу хокукына быел К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актеры,  М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Тантана» республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискунов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International