Дамир Натфуллин: “Бөек əдибебез Əмирхан Еники исеме мəңге онтылмас”

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар əдибе һəм язучысы Әмирхан Еникинең (1909-2000) 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

“Тарихи, мәдәни һәм әдәби мирас – халкыбызның иң зур байлыгы, - дип искәртте үз чыгышында мəдəният министры урынбасары. - Аны үстерүгә зур өлеш керткән Әмирхан Еники кебек олуг шәхесләребезне искә алу бик мөһим. Ул безнең изге бурычыбыз. Кичə рухыбызны саклауга юнəлдерелгəн. Бөек əдибебез Əмирхан Еники исеме мəңге онтылмас, килəсе гасырларга кадəр дəвам итəр".

Сүз ахырында Дамир Натфуллин ТР Дəүлəт Киңəшчесе Минтимер Шəймиев һəм Мəдəният министрлыгы исеменнəн чəчəк бəйлəме бүлəк итте. 

Кичәгә сценарийны татар шагыйре, әдип һәм драматург Ркаил Зәйдулла язган, режиссеры - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. 

Чарада шулай ук Әмирхан Еникинең кызы Флера Корташева да катнашты. Программада авторның танылган әсәрләре, рецензияләреннән өзекләр яңгырады, ә республиканың танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре видеотасма аша тамашачыларга бөек язучы турында хәтирәләрен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International