13 февральдә Казанда Федор Шаляпинның тууына 146 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

13 февральдә бөек рус артисты Ф. И. Шаляпинның тууына 146 ел тула.

Казан – дан казанган якташыбызның ватаны. Федор Ивановичның үзенең истәлекләренә караганда, башкалабыз "дөньяның барлык шәһәрләреннән дә гүзәлрәк". Биредә артистның балачак һәм яшьлек еллары узган.

Дистә еллардан соң нәкъ менә безнең шәһәрдә, А. М. Горький музеенда (2018 елның мартыннан башлап А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда) Ф. И. Шаляпинга багышлап республикада беренче һәм бердәнбер экспозиция оештырылган иде. Биредә уникаль экспонатлар – шәхси әйберләр, дөньякүләм танылган җырчының тормышы һәм иҗаты турында материаллар тупланган.

Быел музей хезмәткәрләре бай программа әзерләгәннәр. Истәлекле көн Богоявленский соборында тантаналы гыйбадәт кылу белән башланачак. Аннан соң Ф. И. Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы була. Көндез А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин исемендәге музейда бушлай экскурсияләр оештырыла. Ә кич белән кунаклар алдында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак. Концертта 2019 елгы Шаляпин стипендиясенә номинант исеме игълан ителәчәк.

Чаралар программасы

10.00 -11.00 - Богоявленский соборында гыйбадәт кылу (Бауман ур., 78).

11.00-11.45-Ф. И. Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу (Бауман ур., 80)

13.00 – 13.30 – А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее фондыннан әзерләнгән «Рус музыка сәнгатендә – беренче» исемле  күргәзмә белән танышу (Горький ур., 10)

13.30-14.00 - «Россия мне снится редко» документаль фильмын күрстәтү, реж. В. Федорченко (Горький ур., 10)

14.00-15.45 – А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее экспозициясе буенча бушлай экскурсия (Горький ур., 10)

16.00-18.00 - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе М. А. Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры катнашында концерт программасы. Концерт кысаларында 2019 елгы номинантка Шаляпин стипендиясе тапшырылачак (Горький ур., 10).

ТР Милли музее матбугат хезмәте: +7 (843) 292-89-84

А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее: +7 (843) 238-51-49

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International