Гаҗәпләндереп кара! «Россия могҗизасы» («Диво России») Бөтенроссия фестиваль-конкурсы катнашу өчен гаризалар кабул итә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

«Россия Диво» туристик видеопрезентацияләр фестиваль-конкурсының төп максаты - Россиядә эчке һәм тышкы туризмны үстерү, ил буйлап сәяхәтләргә карата кызыксынуны арттыру. Аның шигаре - «Гаҗәпләндереп кара!». Катнашучылар эксперт советы әгъзаларын берничә номинациядә гаҗәпләндерәчәк:

1. Территорияне тәкъдир итү: шәһәрләр, районнар, төбәкләр

2. Тарихи-мәдәни истәлекле урыннар, дини объектлар һәм музейлар

3. Туристик маршрутлар һәм экскурсияләр

4. Вакыйгалар  

5. Риваятьләр, мифлар

6. Табигый объектлар һәм урыннар

7. Туристик бүләкләр һәм сувенирлар

8. Социаль туризм

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 28 февраль.

Катнашу кагыйдәләре белән конкурсның диво-россии.рф һәм золотые-курорты.рф сайтында танышырга мөмкин, роликлар карау, тавыш бирү яки социаль челтәрләрдә тарату өчен - «Диво России» видеоканалында #диво_россии  #divorussia #ДивоРоссии

Быел беренче тапкыр тамашачылар тавыш бирүе ярдәмендә фестивальнең биш еллык тарихында катнашкан иң яхшы видеороликлар да билгеләнәчәк. 20 махсус номинациядә өчәр җиңүче «Россия Диво» мактаулы билгеләре алачак. Тавыш бирү барышын реаль вакыт режимында divorussia.ru сайтында  күзәтергә мөмкин.

Фестиваль – конкурсның финалы май ахырында Мәскәүдә, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International