30 март көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Казан шәһәре, Копылов ур., 2а) «Россия талантлар берлеге» Халыкара музыка һәм бию академиясенең ХХV иҗат сезоны кысаларында үткәрелә торган «Татарстан талантлар берлеге» ачык республика конкурсы узачак.
Чараны, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының мәгълүмати ярдәме һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан шәһәре Думасы булышлыгы белән, «Талантлар берлеге» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге (Мәскәү шәһәре) оештыра.
Конкурста катнашырга балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, ял үзәкләре, мәдәният йорты, урта махсус музыка уку йортлары базасында шөгыльләнүче солистлар һәм ансамбльләр, югары уку йортлары студентлары, иҗат коллективлары яки төрле жанрдагы аерым башкаручылар; хореография, вокал студияләре, инструменталь ансамбльләр һәм һәвәскәрләр, шулай ук профессиональ башкаручылар чакырыла. Катнашучыларның яше – 5 яшьтән алып.
Иҗади ярыш берничә номинация буенча үткәрелә:
1. Хореография
2. Вокал
3. Инструменталь башкару
4. «Киртәләрсез дөнья» (мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен)
Оештыручылар тарафыннан белем бирү программасы да әзерләнгән: мастер-класслар, иҗади остаханәләр һәм лабораторияләр.
Конкурста җиңүчеләргә, гран-при ияләренә һәм лауреатларына Сочи шәһәрендә булачак «Россия талантлар берлеге» Музыка һәм бию академиясе финалына (2019 елның 3-6 мае) барырга акчалата сертификатлар, ә иҗат коллективлары җитәкчеләренә «Талантлар берлеге»нең квалификацияне күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан квалификация күтәрү турындагы сертификатлар тапшырылачак.
Гаризалар 25 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: https://souztalantov.com/
Шунда ук конкурста катнашу шартлары белән танышырга мөмкин.
Телефоннар: 8(495) 571 92 61, 8 (926) 843 13 88 (WhatsApp) festival@souztalantov.com