Казан яшь тамашачы театры XXVI Пушкин театр фестивален ача

2019 елның 8 феврале, җомга

Казан яшь тамашачы театры А. С. Пушкин повесте буенча  куелган «Выстрел» спектакле белән бүген XXVI Пушкин театр фестивален ача. Тантаналы чарада Казан яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева катнашты. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

«1994 елдан башлап Псков җирендә илебезнең мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә  юнәлдерелгән әлеге искиткеч фестиваль уза. Уникаль проект мәдәни элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә, дөньяны бөек рус мәдәнияте белән таныштыра.

Казан яшь тамашачы театры бүген фестивальне А. С. Пушкин повесте буенча куелган «Выстрел» спектакле белән ача. Спектакль Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итәр һәм тамашачыларда кызыксыну уятыр, дип ышанам», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Быел фестиваль рус классигының тууына 220 ел тулуга һәм Театр елына багышланган (фестиваль биредә 1994 елдан бирле уза). Барлыгы өч программа әзерләнгән: «Хәзерге заман сәхнәсендә Пушкин », «Хәзерге заман сәхнәсендә рус классикасы» һәм « Хәзерге заман сәхнәсендә заманча язучы». Тамашачыларга Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Псков, Казан, Түбән Новгород, Красноярск, Көньяк Сахалиннан  спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

«Выстрел» спектакле (режиссеры - Туфан Имаметдинов):

 - IX Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия фестивале катнашучысы  (Казан шәһәре);

- «Рус классикасы. Проза битләре» исемле III Бөтенроссия театр фестивалендә (Самара шәһәре) «Иң яхшы ир–ат роле»  дипломы һәм призы иясе (Сильвио-артист Илнур Гарифуллин);

- яшь тамашачылар, яшьләр һәм драма театрларының «Әкият палитрасы» III төбәкара фестивале (Чабаксар шәһәре), «Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» (Туфан Имаметдинов), «Иң яхшы ир–ат роле» (Сильвио - артист Илнур Гарифуллин), «Икенче пландагы  иң яхшы роль» (Иван Петрович Белкин - артист Егор Белов) өчен дипломнар иясе;

– «Һөнәр» X Бөтенроссия яшь режиссура фестивале (Казан шәһәре).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International