Иртәгә 15.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда Нәҗип Нәккашның 70-еллыгы, иҗат юлының 30-еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Нәҗип Нәккаш (Нәҗип Исмәгыйлев) – Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, татар шәмаиле сәнгатен халыкка кайтарган шәхес, әлеге сәнгатьне яңа дәрәҗәгә күтәргән оста. Аның әсәрләре – милли сәнгать үрнәге.
Бу күргәзмә – останың утыз өченче шәхси күргәзмәсе. Биредә төрле жанрдагы эшләр (шәмаиль, ләүхә, тугра, шәҗәрә) күрсәтеләчәк. “Татар милләтенең мәшһүр шәхесләре” сериясеннән авторның Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакыйга багышланган шәмаильләре тәкъдим итәчәк.
Булат Галиевның “Җырлый торган шәмаиль” һәм “Җырлый торган тугра” инсталляцияләре рәссам-хаттатның күпкырлы иҗатын күрсәтә. Милли моң белән милли бизәкне берләштергән бу инсталляция Нәҗип Нәккаш ярдәме белән эшләнгән.
Танылган рәссамның әсәрләрен улы - дизайнер һәм рәссам - Назыйм Исмәгыйлевнең эшләре тулыландырачак. Назыймның эшләре Казанга, Габдулла Тукайга, каһарман - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган.