Бүген 18.00 сәгатьтә «Фестивальное» кафесында (Достоевский ур., 30) киноклубның беренче утырышы булачак. Анда «Волчий Яр» исемле («Мулла» фильмын төшерүчеләрдән) яңа фильм тәкъдир ителәчәк. Кинодан соң фильм буенча фикер алышу оештырыла. Анда «Волчий Яр» режиссёры Әмир Галиәскаров катнашачак.
Чарага керү ирекле.
Белешмә өчен:
"Волчий Яр» картинасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нигезендә, кино төшерүнең 2018 елга расланган тематик планы кысаларында төшерелде.
Иҗат төркеме:
Әмир Галиәскаров - режиссер-куючы, композитор
Юрий Данилов - оператор-куючы
Алисә Галиева - сәхнәгә куючы рәссам
Марат Әхмәтшин - продюсер
Леонид Макаров - тавыш режиссеры
Асель Баһаветдинова - режиссер ассистенты