“Бие, Казан” фестиваленең оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлады

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

1 - 3 март көннәрендә  Казанда «Бие, Казан!» Халыкара бию фестиваль-конкурсы узачак.

1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» Халыкара бию фестиваль-конкурсы узачак.

Анда катнашу өчен  5 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.

Иҗади ярыш берничә номинация буенча узачак:

• «Заманча ,бию»;

• «Урам биюе»;

• «Эстрада биюе»;

• «Классик бию»;

• «Халык биюе»;

• «Стильләштерелгән халык биюе»;

• «Оригиналь жанр».

Конкурсның жюри составына илнең танылган хореографлары һәм педагоглары кергән:

1. Сергей Горбатов - Санкт-Петербург   Профсоюзлар гуманитар университетының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Санкт-Петербургның «Мюзик Холл» дәүләт театрының баш балетмейстеры, Мариин театрының, Михайловский  дәүләт академия опера һәм балет театрының экс-артисты.

2. Лилия Сорокина - Татарстан Республикасының халык артисты, Бөтенроссия халыкара конкурслар лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы.

3. Дмитрий Масленников - «Танцы на ТНТ» проекты финалисты, Антон Павлович Чеховның «Чайка»сы  мотивлары буенча эшләнгән мюзиклны куючы.

Оештыручылар тарафыннан белем бирү программасы да каралган: дәрәҗәле кунаклардан биюнең төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар әзерләгән.

Фестиваль-конкурс  программасы:

1 һәм 2 март «Юность» мәдәният сараенда (Казан, Химиклар ур., 11) - «дебютантлар өчен» һәм «дәвам итүче коллективлар өчен» конкурс көннәре.

3 март - катнашучылар һәм педагоглар өчен мастер-класслар. Шул ук көнне  «Пирамида»  мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концерт һәм катнашучыларны бүләкләү булачак.

Җиңүче  20000 сумлык ГРАН-ПРИ алачак!

Конкурста катнашу өчен гаризаларны электрон почта буенча җибәрергә кирәк.: zayavka@horeograph-online.ru, 8-927-47-8-82

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International