XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамланды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Фестиваль Казанда 2019 елның 24-30 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән хезмәттәшлектә узачак.

Заявка кампаниясе 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 февраленә кадәр дәвам итте.

Шулай итеп, 2019 елгы фестиваль программасында катнашу өчен дөньяның 44 иле 400дән артык фильм  тәкъдим итәчәк: Әзербайҗан, Әфганстан, Әрмәнстан, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Бөекбритания, Германия, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран, Гыйрак, Италия, Йемен, Израиль, Казахстан, Катар, Кытай, Кыргызстан, Литва, Малайзия, Македония, Марокко, Мозамбик (Көнчыгыш Африка), Норвегия, Непал, Польша, Португалия, Россия, Согуд Гарәбстаны, Словения, Сербия, Сирия, Судан, АКШ, Таҗикстан, Тайвань, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Хорватия, Көньяк Африка, Көньяк Корея һәм Япония.

Фестиваль кысаларында берничә параллель программа үткәрү планлаштырыла: тамашачылар Корея, Тунис, Сербия, Африка киносы үрнәкләре  белән таныша, Эльдар Рязанов һәм Станислав Говорухин фильмнарының ретроспективаларын, төрле елларда С. А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаучыларның иң яхшы фильмнарын күрә алачак («ВГИКның 100 еллыгына» секциясе).

Гадәттәгечә, фестиваль кысаларында кинематография эшлеклеләре белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, кино сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышлары, матбугат конференцияләре уздырылачак. 2018 елда беренче тапкыр үткәрелгән “Халыкара кинофестивальләр директорлары форумы” үз эшен дәвам итәчәк. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең юбилеена багышланган фотокүргәзмә оештырылачак, биредә фестиваль тарихының төп этапларын чагылдырган рәсемнәр урын алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International