Президент грантлары фондының быелгы беренче конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Президент грантлары фонды 2019 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган  оешмалар арасында ике конкурс үткәрү турында игълан итте.

Президент грантлары фонды 2019 елда социаль әһәмияткә ия булган проектларны, кеше, граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырып,  гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган һәм  хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү өчен ике конкурс үткәрү турында игълан итте.

Конкурслар Президент грантлары фонды тарафыннан Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 30 гыйнварында имзалаган “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турындагы” 30нчы  номерлы Указы нигезендә үткәрелә.

Грантларга түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала:

• социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны яклау;

• гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

• гаилә, аналар, аталар һәм балачак институтларына ярдәм күрсәтү;

• яшьләр проектларына ярдәм итү;

• фән, мәгариф өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;

• мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;

• мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

• тарихи хәтерне саклау;

• кеше һәм гражданлык  хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән, тоткыннарның хокукларын яклау;

• әйләнә-тирәне саклау һәм хайваннарны яклау;

• милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;

• иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү;

• гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.

Президент грантлары фондына гаризаны электрон форматта түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: https://президентскиегранты.рф/

2019 елда оештырылган беренче конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 15 марты. Икенче конкурс  - 2019 елның 10 июненнән 31 июленә кадәр узачак.

Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе Президент грантлары фондының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://президентскиегранты.рф/

Электрон почта адресы: office@pgrants.ru

Телефон: +7 (495) 150-42-22

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International