Ирада Әюпова: алга китеш инфраструктурада түгел, ә иҗтимагый аңда булырга тиеш

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 ел, 1 февраль, җомга Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский һәм Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе Григорий Орджоникидзе катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Министрлыкның  2018 елдагы  эшчәнлек  нәтиҗәләре  һәм 2019 елга бурычлар турында төп доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

2019 елда Мәдәният министрлыгының төп бурычы –  Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерү буенча озак вакытлы  перспективага  исәпләнгән Концепция формалаштыру, ә мәдәни сәясәтнең төп әһәмиятен  без милли мәдәниятләрне бердәм Россия мәдәни киңлегенә интеграцияләү юлы белән  Татарстан халкының милли-мәдәни үзенчәлеген саклап калуда күрәбез.

2019 елда тармак алдында «Мәдәният» илкүләм  проектының программа чараларын уңышлы гамәлгә ашыру буенча җитди бурычлар куелган, әлеге проект 2018 елның май ае мөрәҗәгатендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан  билгеләнгән  стратегик юнәлешләр  буенча эшләнгән. Илкүләм  проект зур шәһәрләрдә һәм үзәктән читтәрәк урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр  арасында  мәдәни тормыш алып бару өчен мөмкинлекләрне  тигезләүгә  юнәлдерелгән.

«Мәдәният» илкүләм проекты нәтиҗәлелеге төзеләчәк мәдәни объектлар, оештырылачак чаралар саны белән билгеләнми. Иң мөһиме – гомумдәүләт үзенчәлеген саклап калу өчен шартлар тудыру, шул ук вакытта аның барлык аспектларын һәм чикләрен исәпкә алырга кирәк. Алга китеш, барыннан да элек, инфраструктурада түгел, ә иҗтимагый аңда булырга тиеш», - дип аңлатты министр.

Проект төбәк дәрәҗәсендә тулы һәм нәтиҗәле Мәдәният экосистемасын төзү өчен инструментлар җыелмасы буларак бәяләнә. Ирада Әюпова биш «К» га нигезләнгән тармак үсеше концепциясен тәкъдим итте: креативлык, коммуникация, кооперация, капитализация һәм компетенция.

Беренче – креативлык өлеше кысаларында Министрлык иҗатка этәргеч бирүче мохит булдырырга планлаштыра. Спикер Казанның  эксперименталь театр, шулай ук лаборатор хәрәкәт үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка проектларга даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Министрлык «Кече шәһәрләр театрлары», «Театрлар – балаларга» кебек федераль проектлар кысаларында шактый күләмдә ярдәм алды, дип билгеләп үтте. Ул, Владимир Мединскийга мөрәҗәгать итеп, бу проектларны озайтуга өмете зур булуын белдерде.

Татарстан мәдәни сәясәтенең мөһим бер юнәлеше төрле дәрәҗәдә оештырылган  коммуникацияләр системасына күчү булырга тиеш. Министрлык максатчан аудиторияләр белән активрак эшләргә һәм бергәлекләр белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра. Ирада Әюпова мәдәният учреждениеләренең, мәдәни аралашу үзәкләре буларак, әһәмияте киләчәктә үсәчәген билгеләп үтте.

Өченче концепция,  кооперация, кысаларында министрлык тармакара һәм бизнес-проектларны үстерергә, шул исәптән, мәдәни дебет картасын булдыру буенча эре банклар белән уртак проект  башлап җибәрергә планлаштыра. Мондый бонус системасы Татарстан халкының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге реаль өстенлекләрен аңларга ярдәм итәчәк. Кулланучылар культурасы формалашу сәбәпле, сәүдә үзәкләре, аэропортлар белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты тармакара уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булды. Нәтиҗәдә, Татарстан бу проектны гомумроссия масштабында сынап караячак пилот төбәкләр исемлегенә керде.

Мәдәнияттә капитализацияләү концепциясе берьюлы берничә юнәлешне күздә тота. Беренче дәрәҗә - ресурс базасын капитальләштерү һәм бу ресурс базасына инвестицияләр кертү.  Алга таба мәдәният өлкәсенә мәдәни продуктны, бизнесның үзен һәм кешене капиталлаштыру кирәк.

Шул ук концепция кысаларында Министрлык, үзенең  учреждениеләрдә алып барылган эш турында   мәгълүматларның ачыклыгын һәм дөреслеген тәэмин итү максатыннан, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә мәдәният өлкәсендәге һәр чара турында хәбәрләрне үз эченә алган бердәм мәгълүмати платформа булдырырга планлаштыра. 2019 елда дәүләт мәдәният учреждениеләренең билетларын электрон форматта  сатуга күчү эше дәвам итәчәк. Бу теге яки бу мәдәни чараларга бару һәм аларга ихтыяҗ турында дөрес статистика формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Концепциянең бишенче компоненты, компетенция, мәдәният тармагы хезмәткәрләренең һөнәри роле һәм компетенциясе турында яңача фикер йөртүне күздә тота. Мәдәнияткә моңа кадәр хезмәт күрсәткән һөнәрләр,  яңа технологияләр кертү нәтиҗәсендә, тиздән тарихта гына калачак. Мәдәнияттә диджитал-ренессанс процессы бара, ул тармакта яңа һөнәрләр барлыкка килүгә китерәчәк.  Шуңа бәйле рәвештә ведомство тармакта кадрлар әзерләү системасына яңача карарга тәкъдим итә.

"Безнең Мәдәният институты һәм Иннополис университеты базасында IT-Мәдәният өчен кадрлар әзерләү программаларын сынау  буенча пилот проектын гамәлгә ашырырга мөмкин", - дип мөрәҗәгать итте республика министры Россия мәдәният министры Владимир Мединскийга.

«Бүген иң мөһиме – үзеңне мәдәният учреждениеләре кысалары белән генә чикләмәскә кирәк. Шул очракта гына без үзебезнең менталитет, мәдәниятебезне һәм, әлбәттә, үз халкыбызны саклап кала алачакбыз», - дип тәмамлады чыгышын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International