Фестиваль кысаларында параллель ике программа – музыка театрының төрле аспектлары турында лекцияләр блогы һәм “Опера тамашачысы мәктәбе” белем бирү проектын үткәрү планлаштырыла.
6 февраль көнне 18.00 сәгатьтә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов ур., 37) Казан операсының 145 еллыгына һәм Татар опера театрының 80 еллыгына багышланган очрашу була.
9 февральдә 17.00 сәгатьтә «Угол» иҗат лабораториясендә (Париж Коммунасы ур., 25/39) заманча опера сәнгате турында сүз барачак: соңгы елларда иҗат ителгән опералардан видеоязмалар күрсәтелеп, композитор Эльмир Низамов белән заманча опера трендлары турында фикер алышу булачак.
12 февральдә, Федор Иванович Шаляпинның туган көнен билгеләп үтәр алдыннан, Актерлар йортында музыкаль журналист Николай Рыбинский (Мәскәү) XX гасырның атаклы җырчысы турында сөйләячәк. Башлана 18.00 сәгатьтә.
14 февральдә 18.00 сәгатьтә “Европаның опера театрлары һәм фестивальләре” темасына лекция узачак, аны «Opera Magazine» (Лондон) журналы корреспонденты Александр Ласковски үткәрәчәк.
Барлык чараларга керү ирекле, 9 февральгә билгеләнгән очрашуга kazanopera.timepad.ru сайтында алдан теркәлү таләп ителә.
Фестиваль кысаларында беренче тапкыр 2 атнага исәпләнгән “Опера тамашачылары мәктәбе” оештырыла. Проектта катнашучыларны Шаляпин фестивале спектакльләренең ябык репетицияләрендә булу, фестивальдә катнашучылар белән очрашулар, фикер алышу, заманча опералар белән танышу көтә.
Параллель программалар партнерлары - Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, «Живой город» фонды, «Sforzando» фонды.
Фестиваль вакытында театрның төп фойесында Казандагы опера тарихына һәм 2019 елгы юбилей даталарына багышланган күргәзмә эшләячәк.
ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ
https://kazan-opera.ru/
https://vk.com/kazan_opera
https://www.instagram.com/kazan_opera/
https://www.facebook.com/kazanopera