7 мартта Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия дебютантлар питчингы старт ала. Ул VII “Кино вакыты” белем бирү форумы кысаларында узачак. Шул ук көнне VI ачык республика киносценарийлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Питчингның һәм сценарий конкурсының гомуми приз фонды 2 миллион сумнан артып китә.
Эшләр түбәндәге категорияләрдә кабул ителә:
* “Кыска метражлы уен киносы”
* “Тулы метражлы уен киносы”
• “Документаль кино”
* “Work-in-progress” - тәмамлау стадиясендәге проектлар.
Бөтенроссия дебютантлар питчингында катнашу өчен 2019 елның 1 февраленә кадәр анкета тутырырга кирәк.
Катнашу шартлары белән Питчинг Регламентында тулырак танышырга мөмкин.
Киносценарийлар VI ачык республика конкурсында катнашу өчен 2019 елның 21 февраленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча ирекле формада гариза бирергә кирәк: cinematimekzn@gmail.com.
Нәтиҗәләр 1 мартта билгеле булачак, җиңүчеләрне бүләкләү – 7 мартта. Киносценарийлар конкурсының приз фонды 100 000 сум тәшкил итә. Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы киносценария авторы - 70 000 сум, кыска метражлы фильмга иң яхшы киносценарие авторы – 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.