Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова рәислегендә “Мәдәният” федераль илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Татарстан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Ольга Ярилова аларга үз шәһәрләре һәм районнары халкына илкүләм проекты идеяләрен «мөмкин кадәр актив һәм аңлаешлы итеп» җиткерергә кушты.
«Үз чыгышым башында мин төбәктә югары дәрәҗәдә эш алып барганы өчен Татарстан Мәдәният министры һәм аның командасына рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың күп кенә проектлары һәм казанышлары турында ишеткәнем бар. Шулай да безнең алга яңа планнар, яңа максатлар билгеләнгән.
Без әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру максатыннан, ил буенча тулаем мәдәни тормышны, мәдәни хезмәт күрсәтү тәкъдимнәрен, театрлар, музейлар, сәнгать мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеген уңай якка үзгәртү өчен барысын да эшләргә бурычлы. Ә иң мөһиме, халык бу үзгәрешләрне сизсен, һәм алар мәдәни хезмәтләрдән канәгать булсын”, - дип билгеләп үтте Ольга Ярилова.
Проектны тәкъдир итү кысаларында ул катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы тарафыннан «Мәдәният» илкүләм проектының паспорты раслануы турында хәбәр итте. Аңа өч федераль проект кергән: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Цифрлы мәдәният». Алар барысы да «Мәдәният» проекты максатларын гамәлгә кую юнәлешендә эшләячәк.