Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә шагыйрь, фәлсәфәче Дәрдмәнднең (Рәмиев Мөхәммәтзәкир Мөхәммәтсәдыйк улы) тууына 160 ел тулуга багышланган бәйге игълан итте.
Конкурста катнашырга 17 яшьтән 35 яшькәчә булган талантлы шагыйрьләр чакырыла.
Конкурс 3 этапта үткәрелә.
Беренче этап (читтән торып) 2018 елның 29 декабрендә старт алды.
Конкурс эшләрен һәм гаризаларны кабул итү 2019 елның 20 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста катнашу өчен таләпләргә туры китереп рәсмиләштерелгән гариза һәм конкурс эшен poet2018@mail.ru адресына электрон рәвештә хат җибәрергә һәм кәгазь форматта Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 нче йорт адресы буенча Татарстан Язучылар берлегенә тапшырырга кирәк.
Конкурс нигезләмәсе:
https://clck.ru/F5LAB