Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры дүртенче тапкыр үткәрелүче Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивален ачты

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

19 гыйнварда А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры дүртенче Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивален ачты. Быел ул Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышланган.

“Мирас” фестивале 2015 елда ТР Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан оештырылган.

Фестивальнең алдагы концертлары 23 һәм 26 гыйнвар көннәрендә С.Сәйдәшев  исемендәге Зур концерт  залында узачак. Төрле буын татар композиторларының музыкасы яңгыраячак, тыңлаучылар татар музыка сәнгатенең классиклары һәм заманча әсәрләре белән танышачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International