Татарстан Президенты: Илһам Шакиров мәңгегә татар җыр сәнгатенең үрнәге булып калачак

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар эстрадасының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Чарада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат бергәлеге вәкилләре катнашты. Хушлашыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр, шул исәптән Әстерхан өлкәсе делегациясе дә килгән иде.

Хушлашу чарасын ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.  

Искәртәбез, мәшһүр татар җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 2019 елның 16 гыйнварында каты авырудан соң вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

«Бүген без татар эстрадасының атаклы җырчысы Илһам Шакировны соңгы юлга озатабыз. Аның Аллаһы Тәгалә биргән таланты һәм кабатланмас тавышы, моңы татар җырын бөтен дөньяга таратты. Мондый кешеләр турында, ул дөньяга бер мәртәбә генә килә дә мәңгегә истә кала, диләр. Илһам Шакиров татар җыр сәнгатенең мәңгелек үрнәге булып калачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бөек башкаручының исемен мәңгеләштерү буенча махсус программа кабул ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бер-ике айдан «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территорияендә 3 мең урынлык зур концерт залы төзелеп бетәчәк. Татарстан Президенты бу яңа залга Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте. 

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Илһам Шакировның вафат булуы - татар халкы өчен гаять зур югалту. Ул үзенең күпкырлы талантын тулысынча ача алды, җыр сәнгатенең кабатланмас остасына әйләнде  һәм гаять зур  мирас калдырды, диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.  

«Аның иҗаты аша безгә бик күп татар халык җырлары, бөек шагыйрьләребезнең: „Кара урман“, „Тәфтиләү“, „Туган авылым“ һәм башка күп әсәрләрен килеп җитте. Безгә бу бөек шәхес турындагы истәлекне бик тырышып сакларга кирәк. Аерым алганда, Илһам Шакиров исемендәге фестиваль оештырырга кирәк», - диде Минтимер Шәймиев. 

«Без аның белән бер чорда яшәвебез белән горурланабыз. Австралиядә, Финляндиядә, Германиядә – татарлар яшәгән бөтен илләрдә Илһам  Шакировны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның турында китаплар язарлар, аның бай мирасын җентекләп өйрәнерләр», - диде РФ һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина. 

Чарада  шулай ук Илһам Шакировның хезмәттәшләре, дуслары да чыгыш ясады. Васил Шәйхразиев республика җитәкчелеге исеменә килгән берничә кайгы уртаклашу телеграммасын укыды. 

Аннан соң артистны, гадәттәгечә, алкышлар белән озаттылар. Илһам Шакиров Казанда Яңа Татар Бистәсе зиратында җирләнәчәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International