“Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Ринат Әхмәтовның “Традицияләр һәм символлар” дигән күргәзмәсе ачыла

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 гыйнварында 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Ринат Әхмәтовның “Символлар һәм традицияләр”  күргәзмәсе ачыла. Чара декоратив-гамәли сәнгать остасы, “Россия рәссамнар берлеге” әгъзасы Ринат Әхмәтовның 50 еллык юбилеена багышлана.

“Хәзинә”дә ачылачак  күргәзмәдә автор тарафыннан соңгы биш елда иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә. Бу - зур күләмле  “Туган авылым”, “Сабантуй”, “Хатлар”, “Спорт” паннолары, шулай ук “Борынгы Болгар”, “Яз. Май чабу”, “Умай”.

 “Символлар һәм традицияләр” күргәзмәсе “Хәзинә” галереясендә 24 гыйнварда ачыла, 2019 елның 24 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 567-8-043, 567-8-058

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International