Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфаның “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре тәмамланды.
Гастрольләрне ябу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты, ул артистларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
Гастрольләр 2019 елның 9-13 гыйнварында узды. 5 көн дәвамында Уфаның татар театры төрле жанрдагы 8 спектакль тәкъдим итте, алар арасында инде тамашачылар яратып өлгергән әсәрләр дә, 2 премьера – «Отышлы тормыш», «Ычкындырмыйк кияүне» спектакльләре дә бар иде.