2019 елның 22-25 мартында Мәскәү шәһәрендә «PRO Творчетво» фестиваль-конкурсы узачак. Фестиваль мәдәни һәм сәнгать номинацияләре буенча яшь ягыннан чикләүләрсез үткәрелә.
Әлеге чараны үткәрү инициативасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларындагы министрлыклар, ведомстволар, халык иҗаты йортлары һәм башка мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм фән учреждениеләре тарафыннан хуплау тапкан.
Фестивальдә Россия һәм башка илләрдән һәвәскәр һәм профессиональ иҗат коллективлары, солистлар катнаша ала.
Фестивальләрдә катнашучыларга кубоклар, дипломнар, медальләр, акчалата премияләр бирелә. Җитәкчеләр Рәхмәт хатлары, дипломнар, мастер-классларда катнашу турында сертификатлар алачак.
Өстәмә һәм тулырак мәгълүмат оешманың рәсми сайтында: www.turgeneff.ru