“Халима” фильмы Даккадагы Халыкара кинофестивальнең шорт-листына кергән

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

10-18 гыйнварда Дакка шәһәрендә (Бангладеш) 17 нче Халыкара кинофестиваль (DIFF) узачак. Кинофорумның конкурс программасына Татарстан кинорежиссеры Юлия Захарованың «Халима» фильмы да кергән. Картина «Хатын-кыз кинематографистлар» секциясендә тәкъдим ителгән.

Быелгы фестиваль 72 ил вәкилен берләштерәчәк. 220 кинотасма  тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасында «Азия киносы», «Ретроспектива», «Бангладеш панорамасы», «Дөнья киносы»,  «Балалар фильмнары», «Кыска метражлы һәм бәйсез фильмнар», «Хатын-кыз кинематографистлар» һәм «Рухи фильмнар» конкурс секцияләре бар.

2017 елда төшерелгән «Халима» фильмы түбәндәге казанышларга ия:

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале, “Белый слон” Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призы;

Calcutta International Cult Film Festival (Һиндстан),  дин турындагы  иң яхшы фильм өчен бүләк;

Cult Critic Movie Awards (Һиндстан) дин турындагы  иң яхшы фильм өчен кино тәнкыйтьчеләре бүләге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International