Иске-Татар бистәсендә “Чәк-чәй” исемле чәй мәдәнияте музее ачыла

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 26нчы декабьрендә Иске-Татар бистәсендәге иң күренекле биналарның берсе булган сәүдәгәр Кушаевлар йортында “Чәк-чәй” исемле чәй мәдәнияте музее ачыла. Күргәзмәнең максаты – кешеләрдә чәй мәдәнияте һәм чәй эчүнең милли традицияләренә, шулай ук сәнгатькә уңай мөнәсәбәт булдыру. Экспозиция килүчеләрне Бөек чәй юлының тарихи вакыйгаларына һәм персонажларына рәсми һәм альтернатив караш белән таныштыра. Биредә савыт-саба, чәй эчү, интерьер предметлары, төрле илләр  (Кытай, Япония, Англия, Россия) һәм җирлекләрнең чәй традицияләре атрибутикасы тупланган. Музей гадәти экспозиция кысаларына гына сыешмый. Бирегә килүчеләр күпсанлы арт-объектларга якынрак булачак, төрле тарихи фотозоналарда фотографияләргә төшә алачак. Экскурсия үткәрүчеләр берничә гасыр иң популяр эчемлек булып саналган чәй турында бөтен серләрне дә ачып бирергә әзер.

Музей адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 5нче йорт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International