2019 елның 3, 4, 5, 6 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә “Тарих белән кышкы очрашулар” исемле театральләштерелгән тамаша булачак.
Музей-тыюлыкның бәйрәм мәйданчыгында барлык кунакларны Хан һәм Ханбикә каршы алачак, алар килүчеләр өчен бәйрәм атмосферасын булдыра, Петр I һәм Екатерина II Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләячәк, ә күңелле скоморохлар чанада шуарга һәм милли уеннарны өйрәтәчәк. Кыш Бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлап, конкурслар оештырачак.