2019 елның 9 гыйнварында яшь рәссамнарның «Кышкы палитра» республика конкурсы үткәреләчәк. Ул ел саен балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм итү, талантлы балаларны ачыклау һәм рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Конкурс Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында (Мөштәри ур., 16 йорт) узачак. «Композиция» номинациясендә балалар сәнгать мәктәпләренең 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары көч сынашачак.
Бәяләү критерийлары: реалистик сәнгать законнарын һәм кагыйдәләрен куллану, техникага ия булу, рәсем – сәнгать мөмкинлекләрен файдалана белү, башкару осталыгы.
Конкурс лауреатлары диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
“Кышкы палитра” конкурсында 100гә якын укучы катнашыр дип көтелә.