28 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестиваленең икенче концерты була. Яңа ел программасын тамашачылар игътибарына Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры тәкъдим итәчәк. Концертта Штраус, Зуппе, Гуно, Делиб, Понкьелли, Офенбах һ.б. әсәрләре яңгыраячак, солистлар – Сөмбел Ситдыйкова һәм Айдар Гыйльметдинов.
Кичә 18.30 сәгатьтә башлана.