Бүген “Смена” заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендә эшләүче волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Чара ачык аралашу форматында узды: катнашучылар үзләренең проектлары турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Министр волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар өчен аралашу һәм белем уртаклашу мәйданчыгын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.