М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында балалар өчен “Белоснежка и семь гномов” хәйрия спектакле була

2018 елның 28 декабре, җомга

29 декабрь көнне 10.30 сәгатьтә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында К. Хачатурян музыкасына «Белоснежка и семь гномов» хәйрия спектакле узачак. Бәйрәмгә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм ятим балалар чакырылган. Балет башланганчы һәм антрактта театр фойесында Яңа ел чыршысы янында әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән тамаша булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International