“Әкият” курчак театры актерлары Республика балалар клиник хастаханәсендә чыгыш ясадылар

2018 елның 28 декабре, җомга

“Әкият” татар дәүләт курчак театры актерлары Яңа ел бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология һәм гематология бүлегендә дәваланучы  балалар янына бардылар.

Артистлар балаларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында чыршы тирәли Яңа ел интермедиясен тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International