Очрашу 2019 елда гамәлгә куелачак кинопроектлар һәм кино чаралары планы турында сөйләшү максатыннан үткәрелде.
2018 елда советның 4 утырышы узды, анда Россия һәм Татарстан кинематографистларының 7 тулы метражлы уен картинасы кинопроектына финанс ярдәмен күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Советта бердәм кабул ителгән карар буенча, киләчәктә иҗат төркемнәре кинопроектлар буенча фикер алышуда һәм Совет әгъзаларына тәкъдим итүдә катнаша алалар.