Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия хәбәр итә

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә"гә таянып, 2019 елда  Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга эшләр һәм әсәрләр тәкъдим итү турында гаризалар  15 февральгә кадәр кабул ителә.

Премия илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торган, авторлык стиленең үзенчәлегенә, яңалык һәм оригинальлегенә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә әһәмиятле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр – Татарстан Республикасының иҗади берлекләре аша кертә.

Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International