2018 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Иҗтимагый совет утырышында 2019-2021 елларга исәпләнгән программа проекты буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясе Музей фондының дәүләт өлешен саклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү эше турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2018 елдагы эшенә йомгак ясау белән тәмамланды.