“АРТ Фестиваль – Роза Ветров” Балалар Хәйрия Фонды коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы 2019 елның 28 мартыннан 30 мартына кадәр Бөгелмә шәһәрендә конкурс үткәрә. Проектны оештыручы, “АРТ Фестиваль-Роза Ветров” Балалар Хәйрия Фонды 25 ел дәвамында Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә балалар һәм яшьләр иҗаты буенча социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыра. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин үзенең сәламләү хатында: «Роза Ветров» илебезнең төрле регионнарыннан яшь талантларны эзләү һәм аларга ярдәм итү буенча күпкырлы эш алып бара, аларның педагогларына һәм остазларына кирәкле оештыру һәм методик ярдәм күрсәтә, сәнгать белеме һәм иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән социаль, мәдәни проектларны тормышка ашыра”, - дип билгеләп үтте. Бөгелмәдә «Роза Ветров» конкурсы үзенә 1 меңгә якын сәләтле бала һәм яшүсмерне, өстәмә сәнгать белеме һәм яшьләр иҗаты өлкәсендә эшләүче 120гә якын педагогны җыячак.