2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яшь һәм талантлы Казан рәссамы Руслан Ибраһимовның “Алга” күргәзмәсе оештырыла. Экспозиция Корбан Бердыев, Зиннәтулла Билалетдинов, Екатерина Гамова, Владимир Алекно кебек спорт йолдызларына багышланган. Күргәзмә илһамландыра һәм илебез халкы өчен горурлык хисен, аның рухи көчен тоярга мөмкинлек бирә.